Ольга Павлова: «Физик культура дәресләренең белем бирү процессыннан читтә торуы мөмкин түгел»

2021 елның 26 феврале, җомга, 14:58

Республика мәктәпләрендә сәламәтлегенә бәйле рәвештә төрле медицина төркемнәренә караган балалар өчен физкультура белән шөгыльләнүне оештыру мәсьәләләре турында бүген "түгәрәк өстәл" утырышында фикер алыштылар, аның инициаторы булып Социаль сәясәт комитеты әгъзалары һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова чыгыш ясады. Сөйләшүгә республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, фәнни һәм педагогик бергәлек, җәмәгать оешмалары вәкилләре, кайбер мәктәпләрнең физкультура укытучылары чакырылган иде.

“Бүген безнең мәктәпләрдә булган программа, нигездә, сәламәт балаларга юнәлтелгән, әмма соңгы вакытта “махсус” физкультура дәресләренә мохтаҗ балалар саны арта”, - дип билгеләде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. Аның әйтүенчә, бүгенге очрашу - зур сөйләшүнең башы гына, аның нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр һәм конкрет тәкъдимнәр эшләнәчәк.

"Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән бурыч шул – ил халкының 50%ы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә тиеш, ә 2030 елга - 70%, - дип искәртте Ольга Павлова, - нәкъ менә балаларга мәктәп яшендә сәламәтлек, димәк, тормыш сыйфаты, уңышка ирешү мөмкинлеге салына. Безгә физик тәрбия бирү мәсьәләсен яңадан карарга кирәк. Физик культура белем бирү процессының читендә була алмый".

Ольга Павлова физик культура дәресләре вакытында "урындыкта утыручы" яисә рефератлар белән калдырган дәресләрен ябучы балалар булмаска тиеш, дип саный.

Бүгенге көндә Татарстанда 1403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Республикада физкультура белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктура булдырылган, мәктәпләрдә 1416 спорт залы эшли, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, футбол кырлары, чаңгы трассалары һ.б.  Физкультура белән шөгыльләнүнең төп төркемнәрендә 330 мең кеше укый, әзерлек төркемнәрендә - 104 мең кеше, махсус группаларда - 15 мең кеше.

Төп медицина төркемендә сәламәт укучылар шөгыльләнә. Әзерлек медицина төркемендә авырулар барлыкка килү куркынычы төркеменә керүче яки физик яктан аз әзерле укучылар шөгыльләнә. Махсус медицина төркемендә төрле авырулары булган укучылар шөгыльләнә.

Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, республиканың 82 гомуми белем бирү оешмасында махсус медицина төркеменә кертелгән балалар өчен өстәмә дәресләр оештырылган, шуларның 21 мәктәбе - Казанда. Казанның биш мәктәбендә 10 махсус медицина төркеме оештырылган. Анда атнага ике мәртәбә махсус әзерлек узган укытучылар тарафыннан дәресләр үткәрелә.

Шулай ук аерым мәктәпләр дә бар, мәсәлән, Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиясендә хореография залында укучыларның физик үсеше буенча коррекцион чаралар кысаларында дәвалау физкультурасы буенча махсус дәресләр оештырыла. 4-5 сыйныфта укучы акылы җиңелчә зәгыйфь балалар белән атнага 1 сәгать, акыл зәгыйфьлеге шактый булганнар белән атнага 2 сәгать, 8 сыйныфта укучы акылы зәгыйфь балалар белән атнага 1 сәгать. Дәресләрне Буа район үзәк хастаханәсенең дәвалау физкультурасы (ЛФК) инструкторы алып бара.

Мамадыш районында “Квантум” балалар иҗат үзәгендә медицина белеме булган өстәмә белем бирү педагогларын җәлеп итеп, ЛФК төркемнәре эше оештырылган. Дәресләр умыртка баганасы кәкерәйгән башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелә.

Чистай шәһәренең 3 нче гимназиясендә 1-4 нче сыйныфларның 28 укучысы терәк-хәрәкәт аппаратын дәвәлау физик культурасы белән шөгыльләнә. Юнәлешне балалар поликлиникасының табиб-ортопеды бирә, гимназиянең медицина хезмәткәре төркемнәр формалаштыра. Гимназиянең ЛФК инструкторы, диагноз буенча, күнегүләр комплексы үткәрә. ЛФК табибы ай саен дәвалау физкультурасы күнегүләрен дәвам итү яки гамәлдән чыгару буенча киңәшләр бирә.

«Шулай итеп, республика мәктәпләрендә укучылар белән эш алып барыла, ләкин, кызганычка каршы, бу эшкә бертөрле якын килү юк, һәр муниципалитет үз алымнарын эзли», - дип йомгаклады сүзен Алсу Әсәдуллина. Проблема махсус төркемнәрдә эшләүче педагогларның квалификациясе белән дә бәйле.

"Физкультура дәресләре - шундый ук предметлы дисциплина, һәм безнең мәктәп укучыларын аны өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә ярамый", - бу хакта бүген "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларның күбесе сөйләде. Моның өчен программалар һәм кадрлар кирәк. Физкультурадан азат итү - әле предметтан баш тартырга сәбәп түгел. Өстәвенә, дөрес эшләнгән физик культура комплекслары, шул исәптән, дәвалау эффектын да күрсәтергә сәләтле. "Бездә бит кайчак балага теге яки бу медицина төркеменә нинди диагноз белән кертү турында бәяләмә бирелүен аңлау юк, - дип киңәш итте физик культура укытучылары, - ә диагнозны язып кына калмыйча, тәкъдим ителә торган физик күнегүләр комплексын да, медицина каршылыгы исемлеген дә язарга кирәк булыр иде".

Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгариф оешмаларында медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгеч Альмира Мостафаева, КФУ физик культура, спорт һәм дәвалау физик культура теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Ринат Абзалов, «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе»нең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы мөдире Лариса Парфенова, Казан шәһәре Идел буе районының «Фарватер» 78 нче лицее» директоры Әлфия Урманчеева үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр.

"Түгәрәк өстәл"гә йомгак ясап, Светлана Захарова ассызыклаганча, бүген булган проблемалар турында беренче фикер алышу гына узды, һәм хезмәттәшләрен социаль сәясәт комитеты адресына үз тәкъдимнәрен җибәрергә чакырды. Сәламәтлеге төрле медицина төркемнәренә караган балалар өчен физик культура белән шөгыльләнүне оештыру мәсьәләләре профильле комитет утырышларының берсендә каралырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International