Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда игелекле эшләр географиясе киңәя»

2021 елның 1 марты, дүшәмбе, 18:31

Бүген Казанда «Игелек технологияләре» социаль онлайн-форумы узды, анда бөтен республикадан килгән волонтерлар иң кызыклы тәҗрибәләр турында сөйләделәр. Форум эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Форум эшен башлап, Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге очрашуның максаты  игелекле эшләр тәҗрибәсе белән уртаклашу, республика буенча иң кызыклы, файдалы инициативаларны киңрәк җәелдерү, мохтаҗларга ярдәм итүне дәвам итү икәнлеген әйтеп узды.

2020 ел авыр булды, пандемия гадәти тормыш рәвешенә җитди йогынты ясады, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. Әмма бердәмлек, үзара ярдәмләшү кебек кешелек сыйфатлары пандемия нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм итә. Республика җитәкчелеге татарстанлыларның сәламәтлеген саклау өчен җитди чаралар күрде.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, пандемия хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның килеп туган кыенлыклар тирәсендә берләшеп аны  җиңә алуларын күрсәткән.

"Бердәм Россия" беренчеләрдән булып коронавируска каршы көрәш буенча системалы эш башлады. РФ Дәүләт Думасында һәм Татарстан Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе, шәһәр һәм район советлары депутатлары бу процесска актив кушылды. Ил, республика җитәкчелеге "ковид" зонага эләккән медикларга матди, технологик яктан җитди ярдәм итте. Татарстанда 100 көндә йогышлы авырулар хастаханәсе төзелде», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе бу вакытта кешеләргә бушка ярдәм күрсәтүче волонтерларның ролен аерым билгеләп үтте. Республика җитәкчеләре, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисе да, волонтерлар белән әледән-әле очрашып, аларга шәхсән рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Пандемиянең башыннан ук "Бердәм Россия" партиясе илнең һәр төбәгендә волонтерлык үзәкләре ачты. Бөтен республикада 300 гә якын партия әгъзасы волонтер буларак җәлеп ителде, вәзгыятьнең иң кызган чагында 800 дән артык кеше җәлеп ителде. “Бердәм Россия” волонтерлык үзәге эшләгән дәвердә 19,5 меңнән артык мөрәҗәгать үтәлгән.

Төрле шәһәр һәм районнардан килгән волонтерлар онлайн-форум вакытында «Социаль такси», «Уңыш белән уртаклаш» кебек проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр, йортсызлар өчен кыр кухнясын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Зооприютларда волонтерлар эше зур кызыксыну уятты.

«Бүген хәйриячелек белән шөгыльләнүче яшьләребез бөтен җәмгыять өчен үрнәк булып тора. Алар ихлас һәм намуслы. Алга таба да үз өлешләрен кертәчәкләренә ышанабыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән тирән канәгатьлек алдык. Сез кешеләр бер-берсенә нинди җылылык белән ярдәм итүләрен, Татарстанда яхшы эшләр географиясенең ничек киңәюен күрсәттегез. Тормыш шулкадәр күпкырлы, ярдәм итү теләге беренче планга чыга. Бу республикабызда яшәүче барлык халыкларга хас матур традиция».

Пандемия чорында халыкка ярдәм күрсәтүнең әһәмиятле хәйрия проектлары һәм яңа тәҗрибәләре турында фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Ольга Павлова катнашты.

"Яхшылык технологияләре" онлайн-форумы барышында волонтерлар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне профильле министрлыкларга тапшырачаклар, ә аларның кайберләре инде очрашу барышында ук үзенә яклау тапты. Фәрит Мөхәммәтшин коммерцияле булмаган оешмалар арасында партиянең грант конкурсын яңарту, шулай ук медикларның ялын оештыру турындагы тәкъдимнәрне хуплады.

«Безнең форум тагын бер тапкыр кешенең мөһим сыйфатлары турында уйланырга мәҗбүр итте. Без үзебезнең партия эшләренең резервларын күрдек һәм кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлыйбыз, - дип басым ясады парламент башлыгы, очрашуны тәмамлап. - Коронавирус әле җиңелмәгән, бу эш белән алга таба да шөгыльләнәсе бар. Хәзер вирусны җиңү өчен мөмкин кадәр тизрәк вакцинация үткәрү бурычы тора. Вакцина бар, табиблар әзер, һәр районда үткәрү урыны билгеләнгән. Без үз көчебезне аңлату эшенә юнәлтергә тиеш». Аны инде пандемия вакытында республиканың медицина учреждениеләренә зур ярдәм күрсәткән волонтер-медиклар актив алып бара.

Очрашу азагында анда катнашучылар мондый онлайн-форумнар тәҗрибәсен дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International