Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясендә катнашты

2021 елның 23 марты, сишәмбе, 15:06

Бүген видеоконференция режимында Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең беренче өлеше ачылды. Аның эшендә Конгрессның шәрәфле әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Сессиянең көн тәртибенә берничә оештыру мәсьәләсе кертелгән. Делегатлар Конгресс рәисен, палаталар җитәкчеләрен һәм башка җитәкче органнарны сайлыйлар.

Көннең беренче яртысында алдагы  5 елга гомумевропа институциясе эшенең өстенлекле юнәлешләре тикшерелде һәм кабул ителде. Эшнең мөһим юнәлешләре арасында - аерым дәүләтләрдә төбәкләрнең һәм муниципалитетларның  КОВИД-19 һәм локдауннар аркасында икътисадта килеп туган кризис белән көрәшү тәҗрибәсен туплау һәм гомумиләштерү, шулай ук бу шартларда җирле һәм төбәк демократиясен көчәйтү.

Иртәгә Конгресс Бюросы һәм профиль комитетлары утырышлары форматында гомумевропа проблематикасының актуаль мәсьәләләренә тематик дебатлар узачак. Алар арасында - җитди кризислар чорында җирле үзидарәнең Европа хартиясен гамәлгә ашыруның аерым мәсьәләләре турында фикер алышу.

40 нчы Сессиянең беренче эш көне нәтиҗәләрен шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин, аерым алганда, регионнарда һәм муниципалитетларда тупланган тәҗрибәне таратуда Конгрессның мөһим ролен билгеләп үтте.

«2020-2021 еллардагы барлык чикләүләргә карамастан, Конгресс, регионнар һәм муниципалитетлар вәкилләре өчен тәҗрибә алмашу мәйданчыгы буларак, үз эшен дәвам итте. Хәзер безгә җыелган мәгълүматларны анализлауга һәм системага салуга, Европа Советы масштабларында тиешле тәкъдимнәр әзерләүгә керешергә вакыт», - дип басым ясады ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International