Округларда депутат атнасы

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе, 12:29

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Парламентарийлар республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында шахмат зоналарын ачуда катнашты, гражданнар кабул итте, тарихи-мәдәни учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.

Республикада гамәлгә ашырыла торган  мәктәпләрдә шахмат зоналарын булдыру проекты  “Бердәм Россия” төбәк бүлеге инициативасы белән оештырылды һәм барлык дәрәҗәдәге депутатлар тарафыннан хуплана. Казанның 43 гомуми белем бирү учреждениесендә  шахмат почмаклары булдырылачак. ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Киров районының 151 нче номерлы мәктәбендә узган тантаналы чараларның берсендә катнашты.

"Шахмат уены баланың акыл үсешенә ярдәм итә, шуңа күрә бу проект мәктәп, гаилә һәм укучылар өчен бик кызыклы һәм мөһим. Шахмат зоналарына мәктәпләрдә ихтыяҗ булыр һәм бу искиткеч уен балалар өчен яраткан шөгыльгә әйләнер дип өметләнәбез", - диде ул.

Ольга Воронова онлайн-режимда гражданнарны кабул итте, аның барышында Казан шәһәре Идел буе районының «Салмачы» торак массивында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрне почта бүлекчәсе урнаштыру, яшьләр өчен мәдәни-ял итү үзәге төзү, 173 нче мәктәп бинасын киңәйтү, торак массивта каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру мәсьәләләре борчыды. Парламентарий һәр мәсьәлә буенча аңлатма бирде, аларның бер өлешен эшкә алды.

Депутат Мансур Гарифуллин Алабуга шәһәренең Тарловка авылында 11 нче мәктәптә булды һәм учреждение өчен кирәкле электр приборларын тапшырды. Моннан тыш, аның кушуы  буенча мәктәптә электр щитының автоматын алыштырганнар.

Депутат Алсу Нәбиева шулай ук шахмат зонасын ачуда катнашты. Тантаналы чара Казан шәһәренең Совет районы 126 нчы гимназиясендә узды.

Депутат Марат Нуриев 9нчы мәктәптә ФИДЕ остасы Мария Якимова белән шахмат зонасын ачуда катнашты.

Камил Нугаев эш сәфәре белән Балтач районында булды, анда шулай ук шахмат зоналарын ачуда катнашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә парламентарий Балтач урта мәктәбендә һәм гимназиядә беренче шахмат партияләренә старт бирде. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен 14 мәктәптә шартлар тудырылган.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Иске Татар бистәсе музеенда булдылар. Парламентарийлар фикеренчә, музей туган телне өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык булып тора.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International