Депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар

2021 елның 6 апреле, сишәмбе, 13:25

6 апрель көнне Дәүләт Советының Кече залында республика парламенты депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен төрле категориядәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары бирү мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Семинарны ачып, Лилия Маврина, коонавирус таралу һәм катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйле рәвештә гражданнарга социаль ярдәм чаралары шактый киңәйтелде, дип билгеләп үтте.

Семинарда гражданнарның төрле категорияләренә ярдәм итү өчен хакимият тарафыннан кабул ителә торган социаль ярдәм чаралары турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева чыгыш ясады. Ул балалары булган гаиләләргә ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге беренче балага һәм балаларга айлык түләүләр, дарулар, шулай ук мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатларында үткәрелә торган акцияләр һәм проектлар турында сөйләде.

Шулай ук РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкилләре Светлана Морозова һәм Анна Петрушина да пандемия чорында халыкка социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Аннары ведомстволар вәкилләре семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International