Татар телен үстерү бурычларын хәл итүне фәнни яктан тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2021 елның 9 апреле, җомга, 14:43

9 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда фәнни һәм мәгариф оешмаларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов алып барды.

Киңәшмәне ачып, Марат Әхмәтов, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы максатларын үтәү өчен, хәзерге вакытта фәнни, мәдәни һәм мәгариф оешмалары өчен грантлар проекты әзерләнә, дип билгеләп үтте. Комиссия рәисе фикеренчә, әлеге өч йөз грант туган телләрне үстерү эшен активлаштырырга, шулай ук учреждениеләрнең методик һәм матди-техник базасын ныгытырга тиеш.

"Татар телен саклау милли мәгариф системасының торышына тыгыз бәйләнгән, - диде Марат Әхмәтов. - Балалар бакчаларында башланган эш, һичшиксез, мәктәптә һәм вузда дәвам ителергә, фәнни тирәлектә актив катнашырга тиеш. Бу юнәлештә куелган максатларга ирешү юлларын тикшерү өчен без бүген ТР Фәннәр академиясендә җыелдык".

Утырышта республиканың мәдәни, фәнни, мәгариф, эшлекле һәм иҗтимагый тормышында татар теленең ролен ныгыту бурычларына һәм перспективаларына багышланган берничә доклад тыңланды.

ТР Фәннәр академиясе президенты, академик Мәгъзүм Сәлахов Татарстанда телләрне саклау һәм үстерү буенча югары мәктәп эшчәнлеге турында доклад ясады.

ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, язма һәм визуаль мәгълүмат чаралары мисалларында, татар телен куллану өлкәсен киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләде.

Милли мәгариф, тел һәм әдәбият өлкәсендә стратегик тикшеренүләр турында мәгълүматны КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов тәкъдим итте.

Татар телен IT-технологияләргә һәм энциклопедик фәннәр системасына кертү турында Фәннәр академиясенең профиль институтлары җитәкчеләре Ринат Гыйльманов һәм Искәндәр Гыйләҗев сөйләделәр.    

Утырыш эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Фәннәр академиясе һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International