Бүген Дәүләт Советының кече залында яңа гына эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яңа эшли башлаган хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар аппаратлары хезмәткәрләре Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Бүген Зәйнең «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районы Советының 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясауга һәм 2025 елга бурычларга багышланган чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин, Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар уздырды. Семинарда катнашучылар алдында «НДФЛ буенча салым тотып калулары» темасына Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, 2025 елгы Парламент дәресен оештыруда һәм уздыруда катнашучы республика педагоглары белән очрашты. Очрашу «Парламент дәресе» республика проекты башланыр алдыннан узды. Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә узачак һәм Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».
Ике атна дәвамында, 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресләре узачак. Дәрес Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда 2025 елгы парламент дәресенә старт бирелде. Бүген шулай ук педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Бүген Дәүләт Советында «Бер-береңә экология турында» социаль әһәмиятле проектларның өченче республика конкурсын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Быел конкурс финалына авторлары һәм коллективлары үзләренең экопрограммаларын гамәлгә ашыруга грантлар алган җиде проект үтте. Яшь экологлар белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, профильле комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин очрашты.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Ленинград өлкәсе урта һөнәри белем бирүче яшь укытучылар слетында катнашучылар белән очрашты. Әңгәмә Бөек Ватан сугышы елларында «Тормыш юлы» булып хезмәт иткән Ладога күле ярында узды.
Татарстаннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар йөк китерелде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе ярдәме белән оештырылган гуманитар колоннаны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте вәкилләре озата барды.
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси Советы Президиумы утырышы узды. Бердәмроссиялеләр Татарстанда федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, проект эшчәнлегендәге үзгәрешләр, Халык программасы буенча Татарстан региональ бүлеге комиссиясен төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшенә йомгак ясалды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.