Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнар белән очрашты, республика муниципаль районнарының авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнаштылар, Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар йөк озаттылар, мәктәпләрдә батырлык дәресләрендә чыгыш ясадылар.
Бүген Казанда, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук миграция законнарына кагылышлы яңалыклар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Кече Ватан – Россия көче» икенче Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк этабының икенче көне уза, анда федераль һәм төбәк хакимият органнарының 500дән артык вәкиле, җирле үзидарә лидерлары, илнең 89 төбәгеннән экспертлар катнаша. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика тормышын вакытында, гадел һәм дөрес итеп яктырту, мәгълүматны Татарстанның дүрт миллионлы халкына җиткерү бурычын куйды. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың журналистлар корпусы вәкилләре катнашында утырыш Казан ИТ-паркында узды.
Бүген, Ленинград блокадасын бетерү көнендә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә камалышта булган шәһәр халкы хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантанада ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ветеран-ленинградлылар, яшьләр оешмалары активистлары һәм Казан халкы катнашты.
Бүген, Россия студентлары көнендә, "Пирамида" мәдәни – күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасының Ел студенты-2024» Республика премиясе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конкурс җиңүчесе, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткинага гран-при тапшырды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерлары премиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Быел халыкара конкурста Бразилия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Эфиопия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Көньяк Африка Республикасы һәм Россия вәкилләре финалга чыкты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты, республика министрлыклары һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләре утырышларында катнашты.
Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Советының һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты Президиумының видеоконференция режимында киңәшмәсе узды. Катнашучылар Татарстан һәм Беларусь яшь парламентарийларының киләчәктә хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Анда министрлыкның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.