Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм "Россия өчен "халык фронты" Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Дәүләт Советы депутаты, ТРда гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев кул куйдылар.


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Эш визиты белән Казанга килгән Тверь өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы депутатлары Казан федераль университетында булдылар. Югары уку йорты китапханәсендә аларга Тверь губернасының XVIII гасырдагы атласын күрсәттеләр.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Бүген республика парламентында Татарстан Дәүләт Советы һәм Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышының парламентара хезмәттәшлеге турында Килешү имзаланды. Документка төбәк парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Голубев кул куйды.

 

Бүген Тверь өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутатлары Татарстанда «Бердәм Россия»нең иҗтимагый теләктәшлек штабында булдылар, анда «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше һәм штабның социаль проектлары белән таныштылар, шулай ук «Герой атасы» күргәзмәсен карадылар. Төбәк Закон чыгару Җыелышы депутатларын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов озата йөрде.

Парламентара хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул кую тантанасыннан соң Тверь өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутатлары үзләренең хезмәттәшләре - Татарстан Дәүләт Советының профильле комитетлары җитәкчеләре белән берничә очрашу уздырды.

«Без Вячеслав Володинның бердәм хакимият системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проектына фракцияара төзәтмә кертү турындагы тәкъдимен хуплыйбыз», - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмә вакытында.  


19
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биектау бистәсеннән унике яшьлек кызның яңа ел хыялын чынга ашырды. Әлфина циркка барып, артистларның сәхнә артында тамашага әзерләнүләрен күрергә теләк белдергән була.  

Бүген Тверь өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе Сергей Голубев җитәкчелегендәге парламент делегациясе әгъзалары республиканың инвестицияләр үсеше агентлыгында булды, анда республиканың икътисадый, сәнәгать һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге белән таныштылар. Очрашуда Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.

Бүген Казанга эш визиты белән Заксобрание Рәисе Сергей Голубев җитәкчелегендәге Тверь өлкәсе Закон чыгару Собраниесе делегациясе килде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International