Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар, Хөкүмәт әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе һәм "Татарстан – Яңа гасыр" депутатлар төркеменең уртак утырышы булды, анда парламентарийлар "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" региональ проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, "Бердәм Россия" фракциясе составына үзгәрешләр керттеләр, бердәм республика сайлау округы буенча сайланган әгъзаларны сайлау округларына беркетүне расладылар, шулай ук "Бердәм Россия" фракциясе һәм "Татарстан - Яңа гасыр"депутатлар төркеме арасында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның дүртенче утырышының көн тәртибе һәм депутатлар берләшмәсенең Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.
Бүген Дәүләт Советында «Мин – Россия гражданины» дип исемләнгән тантана узды. Аның кысаларында 14 яше тулган яшүсмерләргә паспорт тапшырдылар. Чара «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казандагы бүлеге тәкъдиме белән үткәрелде. Татарстан укучыларына төп документны Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова тапшырды.
Муниципалитетларда Әтиләр көненә багышлап уздырылган чараларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, хәрбиләрнең гаиләләрен чакырырга кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегендә узган селектор киңәшмәсендә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта белдерде. Утырышта Әтиләр көнен билгеләп үтүгә багышланган чараларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш бердәмроссиялеләр төбәк бүлекләренең бүгенге бурычлары буенча фикер алышты. Видеоэлемтә режимындагы киңәшмәне Партия генераль советы Секретаре урынбасары, Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәрде.
Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы 9 октябрьдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта 7 мәсьәлә каралачак, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, өлкәннәр көненә һәм укытучылар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Бүген Чаллыда Татарстан Волейбол федерациясе президентының ХI Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында финал уеннары узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән оештыручыларны, тренерларны һәм ярышларда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм төзәтмәләре исәпкә алынган. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Дәүләт Советында Казан рәссамы Александр Шадринның «Исәнме, кояш!» («Здравствуй, солнце!») дип аталган күргәзмәсе ачылды. Республика парламентының Кече залы фойесында автор 18 картина тәкъдим итә.