2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм төзәтмәләре исәпкә алынган. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Дәүләт Советында Казан рәссамы Александр Шадринның «Исәнме, кояш!» («Здравствуй, солнце!») дип аталган күргәзмәсе ачылды. Республика парламентының Кече залы фойесында автор 18 картина тәкъдим итә.
Бүген Казанда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышы узды, анда партиянең башлангыч бүлекчәләренең төбәк советын төзү турында карар кабул ителде, шулай ук оештыру һәм кадрлар мәсьәләләре каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Бүген Дәүләт Советында «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында VIII нче “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале узды. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары катнашты.
Бүген Министрлар Кабинетында республиканың муниципаль районнар җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Анда 2025-2027 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты буенча фикер алыштылар. Видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, парламентның башка комитетлары җитәкчеләре, Александр Чубаров һәм Рәгать Хөсәенов, депутатлар Рәсим Баксиков, Камил Ногаев, Камил Гыйлманов, Нәҗип Хаҗипов һәм Данис Шакиров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов белән очрашты. Дипломат агымдагы елның августында эшкә керешкән.
Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты законы проекты каралды. Моннан тыш, парламентарийлар автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында закон проекты буенча фикер алышты.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырыш республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.