Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проектын карадылар, шулай ук санкцияләрнең чикләү чаралары гамәлдә булган шартларда сатып алуларны гамәлгә ашыру механизмын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Тантаналы чара Казан Ратушасында узды.
Бүген Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе химаясендә формалаштырылган 120 тонна гуманитар ярдәм бушатылды. Бу сәфәрдә колоннаны Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, муниципаль районнар башлыклары озатып йөри.
Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты, шулай ук административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар Татарстан Иҗтимагый палатасы составына кандидатураны хупладылар, шулай ук комитетның агымдагы елның IV кварталына чаралар планын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Дәүләт Советының профильле комитетларында 2025 елга һәм 2026, 2027 елларның планлы чорына Татарстан казнасы турында канун проекты буенча фикер алышу башланды. Бүген документны мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Сәркатибе Лилия Маврина катнашты. Утырышны комитет рәисе урынбасары Ирина Терентьева үздырды.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» һәм «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»Татарстан Республикасы законнары проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Көн тәртибенә 25 мәсьәлә чыгарылган иде. Алар нигездә оештыру эшләренә кагыла. Яшьләр парламентының рәисе, аның урынбасарлары сайланды, комиссияләр оештырылды һәм аларның җитәкчеләре расланды. Моннан тыш, утырышта беренче чакырылыш Яшьләрпар ламенты эшенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән яңа сайланган егет-кызларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашты, «мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү» мәгариф проектында һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гамәлгә куючыларының берсе булган «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп Илназ Фазуллин билгеләнде. Мондый карар бүген парламент депутатлары тарафыннан кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.