Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, "Җиңү диктанты"н яздылар, шәһәр өмәләрендә катнаштылар, шулай ук Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективын станция оешуга 110 ел тулу белән котладылар.
«Парламент-2030» ХІІ Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде. Конкурс парламент мәдәниятен, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын арттыруга һәм лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.
Бүген, Россия парламентаризмы көнендә, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына бәйрәм телеграммасы җибәргән.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы килде. Федераль парламентның югары палатасы башлыгы татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлый.
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне чын күңелдән ел саен 27 апрельдә Россиядә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлыйм.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы, халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы һәм аның Президиумы эшендә катнашты. Әлеге чаралар бүген Санкт-Петербургның Таврия сараенда узды. Традиция буенча, 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне алдыннан федераль һәм төбәк парламентарийлары белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин очраша.
Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бәйрәм чараларын, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салу церемониясе белән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Профсоюзлар федерациясе эгидасы астында республиканың данлыклы хезмәт династияләре вәкилләрен хөрмәтләү тантанасы узды. 1 Май бәйрәменә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган тантанада республика парламенты депутатлары - ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.
Бүгенге шартларда хезмәттәшлекнең яңа алымнарын табарга кирәк. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе утырышында әйтте. Анда Африка дәүләтләре белән элемтәләр турында сөйләштеләр.