Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Дәүләт Советы депутаты Андрей Егоров Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе вазыйфасына сайланды. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Рәис Сөләймановның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Элегрәк ул депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән иде.
Дәүләт Советының илле өченче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проекты.
Бүген КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан парламентның илле өченче утырышына кертелгән мәсьәләләрне карадылар. Шулай ук агымдагы елның апрель һәм май айларында планлаштырылган чараларны үткәрү вакыты турында да фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруның аерым мәсьәләләре, аерым алганда, «Аталар берлеге» республика оешмасының эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, фракция утырышында Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеевның сайлау округындагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Баулы районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев катнашты.