Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген парламентарийлар Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының  Казанда республиканың иң борынгы музыка уку йортларының берсе булган П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә узган күчмә утырышында балаларга сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүне үстерү һәм «Пушкин картасы» проектын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары 2023 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм быелның III кварталына эш планын расладылар.  Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук комитет эшенә беренче яртыеллыкта йомгак ясадылар.  Утырышны комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров үткәрде.

Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Чарада республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар, шулай ук татарстанлыларны милли бәйрәмнәр белән котладылар.


1
июль, 2023 ел
шимбә

Бүген Мәскәүдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә Сабантуй узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән мәскәүлеләрне, Россиянең төрле күпмилләтле төбәкләреннән килгән кунакларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


30
июнь, 2023 ел
җомга

РФ Генераль прокуратурасы  яшьләрнең "Бергәләп коррупциягә каршы!" халыкара социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы башлануы турында игълан итте."Ул БДБнең Коррупциясенә каршы тору буенча дәүләтара совет эгидасы кысаларында  үткәрелә.

Хөрмәтле татарстанлылар! Хезмәттәшләр – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне чын күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм! Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булган бу көн парламент дипломатиясенең һәм парламентара хезмәттәшлекнең әһәмиятен ачык күрсәтә. Ул нәкъ менә Россия башлангычы белән гамәлгә куелды.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съезды узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган 3 елдагы эшчәнлек турында хисап белән чыгыш ясады һәм киләчәккә бурычларны билгеләде. Съезд эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Уфада Россия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы үз эшен тәмамлады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның эшен югары бәяләде.


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

27 июньдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Белорусь төбәкләренең X юбилей форумында катнашу өчен Уфага килде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International