Бүген Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы узды. Республиканың академик берләшмәсе форумында Дәүләт Советы Рәисе, ТР Фәннәр академиясенең мөстәкыйль әгъзасы (академик) Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта Академиянең яңа сайланган әгъзаларына дипломнар тапшырылды, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты сайланды. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин В.Е. Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар, татарстанлыларны милли бәйрәмнәр белән котладылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Эрикан әфәнде Татарстанда дипломатик миссиясен тәмамлый.
Бүген Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дини һәм иҗтимагый оешмалар, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре яңа халыкара сәясәт шартларында Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуның актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырышта ВКС режимында Дәүләт Советы Рәисе, милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Мәрхәмәт – Милосердие» парламент берләшмәсе депутатлары инициативасы белән «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе белән берлектә «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын ныгытуда халык традицияләренең роле» дигән темага туры эфир узды. Республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары катнашкан әлеге чара «Бердәм социаль инициативалар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы, язгы сессияне йомгаклау, 13 июльдә узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырган парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Ютазы муниципаль районында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының һәм Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә уртак утырышы узды. Көн тәртибендә төп мәсьәләләрнең берсе гражданнарның үзара салым салу өлешендә җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе булды.
Бүген Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышында авылда яшәүче өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру һәм сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген Түбән Камада узган Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм комитетлар каршындагы Эксперт советларының күчмә уртак утырышында икътисади үсешнең төп драйверлары булган яңа транспорт коридорларын үстерү һәм халыкны транспорт белән тәэмин итү турында сүз барды. Парламентарийлар шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркында, «Горэлектротранспорт» МУП-ында булдылар, автомобиль юлы һәм Кама аша күпер төзелеше барышы белән таныштылар, берничә республика закон проектын карадылар һәм комитетларның быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстан территориясендә «Волганы сәламәтләндерү» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар республиканың Экологик һәм Җир кодексына, шулай ук органик продукция җитештерүне үстерү һәм ветеринария эше турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.