Парламент депутатлары бүген ««Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектын кабул итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар республика бюджетына һәм салымнарга кагылышлы берничә закон проектын карадылар. "2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына ТР бюджеты турында" гы Законга, ТР Бюджет кодексына, шулай ук "Оешмаларның мөлкәтенә салым турында"гы һәм "Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында" гы законнарга үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында ветеринария эше турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасында ике төбәкнең чикләрен билгеләү турында килешүне раслау турында Карар кабул ителде. Элегрәк документ Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды.
Бүген парламентарийлар Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы депутат Мәгъсүм Сәләхов кандидатурасын Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләү өчен хупладылар. Бу нисбәттән гариза депутатның үзеннән кергән иде.
Бүген депутатлар Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 8 нче суд участогына җәмәгать судьясын сайлау мәсьәләсен карадылар. Сайлануга кандидатураны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык бишенче, ягъни язгы сессияне йомгаклау утырышы үз эшен башлады.
Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясенең бүгенге утырышында депутатлар парламентның кырык бишенче утырышының көн тәртибен карап чыктылар һәм агымдагы елның беренче яртысында эшкә йомгак ясадылар.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды, анда парламентарийлар партиянең җирле бүлекчәләренең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә алып барылган эшләр турында фикер алыштылар, шулай ук 2023 елның икенче яртыеллыгына Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Моннан тыш, утырышта фракциянең быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.