Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә чираттагы гуманитар йөк төягән фуралар китте. Йөкләр «Бәхетле» складыннан җибәрелде. Волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаковка Генераль консуллык ачылуга 10 ел тулу уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
Татарстанга килүче мигрантларны республика мәдәнияте, анда яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары белән таныштырырга кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде.
Бүген, язгы сессиянең соңгы кырык бишенче утырышы тәмамланганнан соң, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясе үткәрде, анда 2023 елның беренче яртыеллыгында парламент эшенә йомгак ясалды.
Дәүләт Советында язгы сессия ябылды. Депутатлар сентябрьдә чираттагы утырышка җыелачак. 45нче утырыш тәмамланыр алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады һәм алдагы чорның өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар "Хөкүмәт сәгате" кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның халыкны транспорт белән тәэмин итү турындагы мәгълүматын тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Дәүләт Советының бүгенге утырышында парламентарийлар Татарстан Республикасы Конституция советы әгъзаларын һәм рәисен билгеләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. "Татарстан Республикасы Конституция советы турында" ТР Законы нигезендә Конституция Советы әгъзалыгына бер кандидатны ТР Рәисе, ике кандидатны ТР Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.
Татарстан Дәүләт Советы РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 82 статьясына үзгәреш кертү турында закон чыгару инициативасын җибәрәчәк. Мондый карар бүген парламент утырышында кабул ителде.
Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турындагы закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Якын арада документ Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга җибәреләчәк.
Парламент депутатлары бүген ««Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектын кабул итте.