Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
22
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган күргәзмә ачылды.

Кадерле татарстанлылар! Сезне 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда көн дәвамында мәгариф мәсьәләләре буенча, аерым алганда, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында «Хатын-кызлар игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә җавап бирделәр.


20
август, 2023 ел
якшәмбе

Казанда танылган тел белгече, ТР Фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев белән хушлаштылар. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев кебек шәхесне югалту татар дөньясы өчен зур кайгы булуын әйтте.


19
август, 2023 ел
шимбә

Бүген «Зөя калкулыклары» («Свияжские холмы») тау чаңгысы комплексында традицион тарихи техника фестивале ачылды, чара ел саен «Авторетроклуб-21»республика иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә. Быел фестиваль инде уналтынчы тапкыр үткәрелә. Автоһәүәскәрләрне Татарстан парламенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

96 нчы елда Россия һәм Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм рәисе итеп сайланган Мирфатыйх Зәкиев вафат булды. Мирфатыйх Зәки улы бөтен гомерен төрки телгә һәм татар теленә, аның тарихына һәм синтаксисына багышлый. Аның каләменә 800 фәнни хезмәт, Уку әсбаплары һәм монографияләр керә.

18 августта Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренең балалар хастаханәләренә һәм бала тудыру йортларына гуманитар йөк җибәрделәр. Йөк республика иҗтимагый берләшмәләре һәм фондлары вәкилләре, «Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, «Бердәм Россия» тарафдарлары белән берлектә җыелган. Алар Лисичанск һәм Рубежныйның социаль учреждениеләренә балалар азыгы, гигиена чаралары, балалар киемнәре җыйганнар.


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

14 августта "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеге Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. 150 тонна йөк белән 8 фурдан торган автоколоннаны Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата бара.


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган түгәрәк өстәл утырышында альтернатив белем бирү мөмкинлекләре һәм перспективалары каралды. Фикер алышуларда Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Алсу Нәбиева, Ләлә Кудерметова, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәтшина, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары катнашты.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген республиканың күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре, Казанның Мирный бистәсендәге зиратка барып, Татарстанның халык шагыйре каберенә чәчәкләр салдылар. Митингта шулай ук Мәдәният министрлыгы, иҗат оешмалары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International