Бүген Дәүләт Советында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында республиканың дәүләт өлеше булган предприятиеләрдә архив документларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар берничә федераль закон проектын карады. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды, анда депутатлар республика һәм федераль закон проектларын һәм бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләсен карады.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар суд участокларының берсенә җәмәгать судьясы итеп сайлау өчен кандидатура тикшерделәр, шулай ук республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта депутат Игорь Бикеевның профиль комитетында һәм сайлау округында башкарган эшләре турындагы хисабын тыңладылар.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар республика Хисап палатасының халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген, Россия матбугаты көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар һәм масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Парламент башлыгы Татарстан җитәкчелеге исеменнән республиканың медиа-җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.
Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләрендә эшләүчеләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләре, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән туган Башкортстаны һәм тулаем ил үсешенә зур өлеш керткән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мортаза Рәхимовның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты.
Депутатлар балаларның "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында язган Яңа ел теләкләрен тормышка ашыруны дәвам итә. Әлеге акция 2022 елның 10 ноябрендә старт алды һәм 2023 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, генерал-полковник Сергей Степашин Казанның Изге Ана иконасы соборында булды, анда ул Россиягә тынычлык һәм иминлек теләп шәм куйды. Мәртәбәле кунакны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатып йөрде.