ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. Парламент башлыгы Рәисе Россия белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек кысасында парламентара элемтәләрне үстерүгә ышаныч белдерде.Яклар шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү һәм аның яңа формаларын эзләү буенча фикер алышты.
Бүген Чаллыда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге конференциясе узды, анда автоградның бердәмроссиялеләре 2022 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар, алдагы чорга план расладылар, "Мин Чаллылы! Мин гражданин!» партия проекты һәм "Навигатор" профориентация проекты хакында фикер алыштылар, шулай ук берничә кадрлар мәсьәләсен хәл иттеләр. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында эш сәфәрендә булды. Нефтехимиклар шәһәрендә республика парламенты башлыгы милли-мәдәни автономияләр активы белән очрашты һәм «Җәлил» театр комплексын ачуда катнашты.
Татарстан халыклары ассамблеясенә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Икътисадый һәм социаль советы каршында консультатив статус бирде. Бөтендөнья оешмасы белгечләре дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, яшьләр оешмалары белән хезмәттәшлек өлкәсендә Ассамблея туплаган тәҗрибәгә БМО мәйданчыгында ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат конференциясендә Дәүләт Советының 2022 елдагы эшенә йомгак ясады. Республика парламенты башлыгы Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән 2023 елдан башлап Татарстан Республикасы Конституция суды урынына нинди орган төзеләчәге һәм республикада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтеләчәге һәм башка нәрсәләр турында сөйләде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Даниэль Кругловның поезд машинисты кабинасында утырып йөрү хыялын тормышка ашырды. Малай үз теләге турында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында «Теләкләр чыршысы» сайтында язган булган. Парламент башлыгы Даниэльнең теләге язылган чыршы уенчыгын Татарстан Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алган иде.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубының команда җитәкчелеген, уенчыларны һәм тренерлар составын Россия Кубогында җиңү белән котлады. Парламент башлыгы «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов, «Динамо-Татарстан» ФСОның рәисе Әсгать Сәфәров һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов адресына котлау телеграммалары җибәрде.
Бүген Казанның 11нче интернат-мәктәбендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылган. Бәйрәм чарасында Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие " берләшәсе әгъзалары катнашты.
Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә финанс пирамидаларын төзүне профилактикалау, шулай ук финанс-кредит базарында мошенниклардан саклану ысуллары турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Идарә башлыгы урынбасары – Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең салым салу һәм криминаль банкротлык өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге башлыгы Рафаэль Усманов җавап бирде. Матбугат конференциясендә шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең финанс-кредит системасындагы җинаятьләрне булдырмау бүлеге башлыгы Фәннур Шаһвәлиев катнашты.