Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе "Инвалидлар проблемалары турында. КПРФ фракциясенең карашы" дигән матбугат конференциясе уздырды. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров журналистларга шул темага уздырылган түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, аның барышында “Илкүләм проектлар: Татарстан 2021” республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Cекретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе "Татарстан Республикасында инвалидлар проблемалары турында" түгәрәк өстәл үткәрде. Аның эшендә фракция әгъзалары Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин, Мансур Гарифуллин, шулай ук парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгатьчелек һәм гражданнарның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.

 

29
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорск Украинада махсус хәрби операция уздыру вакытында батырларча һәлак булган Россия армиясенең өлкән лейтенанты Дамир Исламов белән хушлашты. Россия Героен соңгы юлга озату чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советының  Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү буенча комиссиясенең утырышы узды. Комиссия утырышында Югары совет әгъзасы, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт Гыйниятуллинга 100 яшь тулды. Республика парламенты исеменнән ветеранны юбилее белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады. Очрашуда шулай укДәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов катнашты.

Мәгариф проектларына ярдәм итү фонды РФ Дәүләт Думасы ярдәме белән "Безнең тарих" V Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе башлануы турында игълан итте. Быел ул 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 210 еллыгына багышлана.


26
март, 2022 ел
шимбә

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук республиканың мәгариф учреждениеләрендә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан мәктәпләрендә Мәдәният дәресләрен уздыруда катнашты. 


25
март, 2022 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына Казанда Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда узган парламент дәресендә кунак буларак катнашты. Парламент җитәкчесе лицеистлар белән аралашты, Татарстан Конституциясенең ничек кабул ителүе, быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтүе республиканың Төп законы тарафыннан нинди хокукларның гарантияләнүе турында сөйләде.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казаннан Ростов өлкәсенә Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан качакларга гуманитар ярдәм төягән чираттагы фура китте. Йөкне төяү "Бәхетле" складыннан узды. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән аралашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International