ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм "Динамо-Ак Барс" волейбол клубы җитәкчеләренә Татарстан командасының Россия Кубогы ярышларында җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар үз округларында социаль объектларда булдылар, халык белән аралаштылар, гражданнарны кабул иттеләр. Депутатлар гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минзәлә муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда район хастаханәсенең балалар поликлиникасы һәм капиталь ремонтланган "Ялкын" яшьләр үзәге ачылды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчеләренә Россия Кубогы ярышларында Татарстан командасының җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады.
"Мәрхәмәт- Милосердие” берләшмәсе депутатлары “Яңа елга – мәрхәмәт белән!” хәйрия акциясен уздырды. Аның барышында алар республика хастаханәләрендә коронавирустан дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы тәмамланды. Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә республика парламентының быел эшенә нәтиҗә ясады.
Социаль сәясәт комитеты тарафыннан кертелгән халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законының 8 һәм 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны профиль комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте.
Бүген парламентарийлар 2020 һәм 2021 елларда Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе эше йомгаклары турындагы мәгълүматны тыңладылар. Аны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.
Бүген парламентарийлар җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр. Документны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тәкъдим итте.
Дәүләт Советы депутатлары «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул иттеләр. Закон проекты торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тарафыннан тәкъдим ителде.