Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында законның 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ кайбер салым түләүчеләр өчен ташламалы салым ставкасын билгели.

Бүген Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Әлеге документны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын концептуаль яктан хуплады. Бүген үк Дәүләт Советының закон чыгару инициативасыннан файдаланырга, икенче укылышка төзәтмәләр әзерләргә һәм аларны Дәүләт Думасына җибәрергә җыенуы билгеле булды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллардагы план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашты, шулай ук депутатлар кушылды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару мәсьәләсен карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатуралар парламентарийлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Бүген Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе утырышында 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Моннан тыш, парламентарийлар республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук Дәүләт Советы депутатларының 2022 елның беренче яртыеллыгына төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды, анда депутатлар төркеменең 2021 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга план билгеләделәр. Утырышны депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International