Пәнҗешәмбе, 21 августта республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар шалтыратып хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын бирә алачак.
Узган шимбәдә, 16 августта, Кама Тамагы районының Красновидово авылында Алма Спасы булып узды. Бәйрәмне ачу тантанасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
Бүген Югары Ослан районының «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексында XVIII тарихи техника фестивале ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан районында булды һәм «Бердәм Россия» партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабының «Баланы мәктәпкә җый» хәйрия акциясендә катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балалар лагерьларында булдылар, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында мәктәп портфельләрен тапшырдылар. Балалар сәнгать мәктәбе ачылышында катнаштылар, шулай ук республиканың социаль учреждениеләрендә булдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сария Сабурскаяга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды. Очрашуда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров катнашты.
«Татар-информ»га Казан хоспислары пациентларының нинди шартларда яшәве, моның ничек тормышка ашырылуы һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең нинди булырга тиешлеге турында ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе башлыгы Владимир Вавилов сөйләде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Яшел Үзән муниципаль районында булды. Быел Татарстанда күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Сәфәр барышында Марат Әхмәтов язучының кече ватанында – Кече Шырдан авылында булды.
Татарстаннан Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә иң кирәкле әйберләрдән торган чираттагы йөк юлга кузгалды. Тугыз машинага төялгән 140 тонна гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге ярдәме белән җыелды. Йөкне озатуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
XVIII халыкара тарихи техника фестивале 16 августта «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексы территориясендә узачак. Фестивальне ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, “Авторетроклуб-21” президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.