Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
август, 2025 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сария Сабурскаяга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды. Очрашуда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров катнашты.


13
август, 2025 ел
чәршәмбе

«Татар-информ»га Казан хоспислары пациентларының нинди шартларда яшәве, моның ничек тормышка ашырылуы һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең нинди булырга тиешлеге турында ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе башлыгы Владимир Вавилов сөйләде.


12
август, 2025 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Яшел Үзән муниципаль районында булды. Быел Татарстанда күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Сәфәр барышында Марат Әхмәтов язучының кече ватанында – Кече Шырдан авылында булды.


11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстаннан Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә  иң кирәкле әйберләрдән торган чираттагы йөк юлга кузгалды. Тугыз машинага төялгән 140 тонна гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге ярдәме белән җыелды. Йөкне озатуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


8
август, 2025 ел
җомга

XVIII халыкара тарихи техника фестивале 16 августта «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексы территориясендә узачак. Фестивальне ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, “Авторетроклуб-21” президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

Сайлау округларында Дәүләт Советы депутатларының эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, балалар сәламәтләндерү лагерьлары эше белән таныштылар, социаль оешмаларда булдылар.


7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов читтән торып гражданнар кабул итте. Депутатка Нурлат муниципаль районы халкы мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләр Нурлатта Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте бүлеген төзекләндерү, йорт яны территориясен карап тоту һәм спорт комплексын төзү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.


6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Яшел Үзән муниципаль районында  эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән бергә алар "Гнездышко" социаль приютында, шулай ук капиталь ремонт тәмамланган Мәшгульлек үзәгендә булдылар.


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина гражданнар кабул итте.


1
август, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларны сәламәтләндерү лагерьлары эше белән таныштылар, беренче сыйныфка баручыларга мәктәп сумкаларын тапшырдылар һәм гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International