Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
август, 2025 ел
җомга

XVIII халыкара тарихи техника фестивале 16 августта «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексы территориясендә узачак. Фестивальне ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, “Авторетроклуб-21” президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

Сайлау округларында Дәүләт Советы депутатларының эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, балалар сәламәтләндерү лагерьлары эше белән таныштылар, социаль оешмаларда булдылар.


7
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов читтән торып гражданнар кабул итте. Депутатка Нурлат муниципаль районы халкы мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләр Нурлатта Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте бүлеген төзекләндерү, йорт яны территориясен карап тоту һәм спорт комплексын төзү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.


6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Яшел Үзән муниципаль районында  эш сәфәрендә булды. Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән бергә алар "Гнездышко" социаль приютында, шулай ук капиталь ремонт тәмамланган Мәшгульлек үзәгендә булдылар.


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина гражданнар кабул итте.


1
август, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларны сәламәтләндерү лагерьлары эше белән таныштылар, беренче сыйныфка баручыларга мәктәп сумкаларын тапшырдылар һәм гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар.

Бүген Казанда, Төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында, гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында, мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрелде. Татарстанлыларның сорауларына республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җавап бирде. Кайнар линия модераторы ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева иде


30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге "Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте" инициативасы белән "Җиңүдән соң тормыш" акциясен башлап җибәрде. Федераль проект хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына демобилизациядән соң ярдәм итүгә юнәлтелгән. Тематик лекцияләрнең берсе бүген партиягә иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы базасында үтте. Лекцияне Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, "Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте" партия проекты координаторы Алсу Нәбиева оештырды.

1 августта "Бердәм Россия" партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева катнашында мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Кайнар линия гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында уза, анда республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре татарстанлыларның мәгариф өлкәсендәге сорауларына җавап бирәчәк.


29
июль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Казаннан Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәм китте. Бу инде «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтеннән 17 нче гуманитар ярдәм җибәрү. Бу хакта Дәүләт Советы депутаты, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов сөйләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International