Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
август, 2021 ел
чәршәмбе

18 августта Мәскәү халыкара музыка йортының Светлана залында Татарстан сәнгать эшлеклеләренең гала-концерты белән Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре тәмамланды. Көн ябу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Көннең икенче яртысында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш районына сәфәр кылды. Парламент җитәкчесе җирлекнең яшәеше һәм яңалыклары белән танышты.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буа һәм Тәтеш районнарына сәфәр кылды. Парламент җитәкчесе бу ике җирлекнең яшәеше һәм яңалыклары белән танышты. Фәрит Мөхәммәтшин Буа районында беренче сыйныфка баручы укучыларга мәктәп портфельләре тапшырды.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның «Баскет-холл» ында зурлар һәм яшүсмерләр арасында ММА катнаш көрәшләре буенча 2021 Европа чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Халыкара спорт турнирында катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


13
август, 2021 ел
җомга

Татарстанда XIV халыкара тарихи техника фестивале башланды. Аның мәйданчыгында 260 ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителгән. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе — «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

13 августта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "100% Татарстан" Халыкара онлайн-форум кысаларында республика Милли китапханәсендә узган "Тормыш - иң яхшы укытучы" пленар дискуссиясендә катнашты. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары». Форум Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыган.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Россия волейбол командаларының Токиода узган XXXII Җәйге Олимпия уеннарындагы уңышлары уңаеннан Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчеләренә котлау телеграммасы юллады.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсенең ачылу тантанасында катнашты. Кунаклар арасында Россия Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет рәисе Елена Ямпольская  да бар иде. Парламент башлыгы Алабуга һәр килүдә уңай үзгәрешләре белән сөендерә дип билгеләп үтте.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Узган атнада Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Николай Атласов республиканың кайбер муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә булды, анда гражданнарны кабул итте.


30
июль, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин республиканың коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты. Очрашу партиянең «Халык программасы»на кертү өчен инициативалар һәм тәкъдимнәр турында фикер алышу буенча стратегик сессия кысаларында узды. Катнашучыларның бер өлеше онлайн дискуссиясенә кушылды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International