Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
август, 2021 ел
җомга

Сарман районында Фәрит Мөхәммәтшин урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, Юлтимер авылында, фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасында катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында булды, анда ул социаль учреждениеләрнең эше, шулай ук “Безнең ишегалды” президент программасы буенча башкарыла торган төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Парламент җитәкчесе шулай ук район активы һәм муниципаль депутатлар белән очрашты. 


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең 10 шәһәрендә узачак FIVB 2022 Волейбол буенча дөнья чемпионаты ачылырга нәкъ бер ел калды. Бүген Казанда һәм бөтендөнья турнирын оештыручы башка шәһәрләрдә Чемпионатка кадәр калган вакытны санаучы сәгать җибәрелде. Бәйрәм чарасын ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Казахстан дипломаты Татарстанда үз миссиясен тәмамлый.


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм республика парламенты аппараты хезмәткәрләре РФ Оборона министры, Рус географик җәмгыяте президенты Сергей Шойгуның Казан Кремлендә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә узучы иҗат эшләре күргәзмәсендә булдылар.


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм республика парламенты депутатлары Кама Тамагы районында булдылар, татар драматургиясе классигы, ТАССР Югары Советы һәм 1-4 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музей-утарын карадылар, район үзгендәге паркта куелган бюстка чәчәкләр салдылар. Депутатларның эш сәфәре халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесенең туган көненә багышланган чаралар кысаларында узды.


22
август, 2021 ел
якшәмбе

Кадерле ватандашлар! Сезне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне белән ихлас котлыйм.


21
август, 2021 ел
шимбә

21 августта Әлмәттә «СМП-нефтегаз» компаниясенең 30 еллыгына багышланган чара узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән хезмәткәрләрне һәм тармак ветераннарын парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


20
август, 2021 ел
җомга

 Казанда дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Шакир Әхтәмовның 120 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачтылар. Аны шәһәрнең Вахитов районындагы Николаев урамында, узган гасырның 50-80 нче елларында Шакир Әхтәмов яшәгән 5 нче йортта урнаштырдылар.Татарстанның Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, Шакир Әхтәмов ТАССРның икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Югары Советы Президиумы Рәисе, Буа һәм Апас районнары райкомының беренче секретаре булып эшләгән, 1942 елда Зөя — Ульяновск участогында тимер юл төзелешен җитәкләгән.

 


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

18 августта Мәскәү халыкара музыка йортының Светлана залында Татарстан сәнгать эшлеклеләренең гала-концерты белән Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре тәмамланды. Көн ябу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International