13 апрель көнне, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышы уздырылган көнне, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мордовия башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артём Здунов белән очрашты.
Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе әгъзалары Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә региональ законнарга үзгәрешләр кертү процессын синхронлаштыру уңаеннан РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышыннан соң журналистлар белән аралашканда белдерде.
12 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән эшлекле очрашуы булды. Башкортстан парламенты җитәкчесе Татарстанга кыскача визит белән килде.
"Сезне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм, - диелә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшинның мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга җибәргән котлау телеграммасында. - Республика мөселманнары съезды делегатларының Сезгә яңадан ышаныч белдерүе – өммәттәге югары абруегызның һәм ислам дине тәгълиматының традицион юнәлешен, мөфтиятнең киң агарту һәм хәйрия эшчәнлеген хуплауның ачык дәлиле".
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән, Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижеваның вафат булуы сәбәпле, Россия Фәннәр академиясе академигы, академиянең Федераль фәнни-тикшеренү социология үзәге Социология институты директоры Михаил Горшковның кайгысын уртаклашты.
9 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда фәнни һәм мәгариф оешмаларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов алып барды.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты базасында Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты каршындагы Физик тәрбия һәм гражданлык белемен үстерү һәм укучыларны социальләштерү мәсьәләләре буенча эксперт советларының уртак утырышы узды. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре мәгариф системасында физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә законнарны камилләштерү, шул исәптән инклюзив белем бирү өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Ак чәчәкләр кебек” спектакле булды. Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча әлеге спектакьгә коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән табиблар һәм волонтер-медиклар чакырылган иде. Табибларны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыга эшлекле сәфәр кылды. Биредә Татарстан Халыклар ассамблеясы советы президиумының күчмә утырышы узды. Бөтен республика күләмендә алты зона киңәшмәсе үткәреләчәк. Аларда милләтара мәсьәләләрне хәл кылуның уңай тәҗрибәсе, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында чараларны тормышка ашыруның барышы турында сөйләшәчәкләр.
6 апрель көнне Дәүләт Советының Кече залында республика парламенты депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен төрле категориядәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары бирү мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.