РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россия парламентаризмы көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы юллады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Шушы көнне 115 ел элек Беренче чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы үз эшенә керешә. Озак елларга сузылган демократияләшү процессы һәм үзгәрешләр, шул исәптән илебездә парламент хакимияте институты төзелү дә, нәкъ менә аның эшчәнлегенә бәйле була.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре кысасында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулган көнне элекке Татар бистәсендәге Зверинская урамы белән Кронверкский проспекты чатындагы скверда урнашкан бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Сүз уңаеннан, һәйкәл, Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Санкт-Петербург һәм Татарстан җитәкчелеге карары белән 2006 елда ачылды.
Дәүләт Советы депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, ул муниципаль хезмәткә күчә. Парламентарийның язма гаризасы турында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Торак пунктның бер өлешендә халык җыеннарын уздыру чикләрен билгеләү буенча критерийлар расланды. Депутатлар бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстанда җирле үзидарә турында турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады.
Берәмле сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә салым йөкләмәсе кими. Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда салымның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.
Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды.
Төп юнәлеше эчке сәясәт мәсьәләләренә кагылышлы булган, халыкны саклап калу өстенлекле юнәлеш итеп алынган бу Юллама зур социаль блок белән аерылып торды. Үз чыгышында Владимир Путин берничә тапкыр "Бердәм Россия" тәкъдимнәренә таянды, алар халыкка социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерү буенча өстәмә чараларга кагыла.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме беренче утырышы 23 апрельдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.