Сәфәр турында үтенеч белән «Бөек Ватан сугышы ветераннары - Ленинград каһарман блокада шәһәрендә яшәүчеләр» шәһәр иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Зинаида Бушуева мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы җитәкчеләре өчен республика семинарында катнашучылар белән очрашты.
Сугышта хатын-кыз йөзле булырга тиеш түгел! Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Бөек Ватан сугышы елларында ирләр белән бер рәтләрдә сугышкан, яралыларны дәвалаган, кырда иген иккән, корал җитештергән, кыскасы, фашизмны җиңәргә үз өлешен керткән хатын-кызларны хөрмәтләү йөзеннән проект башлаган иде. Тыл хезмәтчәннәре, ветераннар моңа кадәр дә игътибар үзәгендә булса, “Сугыш — хатын-кыз йөзле була алмый...” проекты кысаларында, аларга тагын да зуррак ярдәм күрсәтелгән.
Бүген Татарстанга эш визиты белән Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов каршы алды.
Бүген Татарстанга Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзода эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстанга эш визиты белән Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Бүген Казанда “Россия - Минем тарих” тарихи паркы территориясендә (Казан ярминкәсе) Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «Җиңүгә юл: тарихка кергән язмышлар» дигән интерактив күргәзмә ачылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Казанда, IT-паркта Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлекләре хезмәткәрләре өчен оештырылган цифрлы компетенцияләрне үстерү буенча семинарда катнашучылар белән очрашты.
Бүген – Россия парламентаризмы көнендә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Федерация һәм төбәкләр парламентчылары Президент Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Утырыш барышында шулай ук коронавирус пандемиясенә бәйле мәсьәләләр буенча сөйләшү булды.
Бу атна дәвамында, 26 апрельдән 2 майга кадәр, Татарстанда Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар кысасында республиканың фән эшлеклеләренең каберләрен торгызу буенча акция уза. Казан зиратларында 47 танылган галимнең каберен тәртипкә китерү планлаштырыла.