Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
май, 2021 ел
якшәмбе

Бүген иртән, Җиңү көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан мэриясе вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Архангел зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш вакытында Казан госпиталендә үлгән чит ил солдатларына куелган истәлек ташына чәчәкләр салдылар.


8
май, 2021 ел
шимбә

Бүген Урта Кабан күле буенда, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге янында, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында өмә узды, анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре катнашты. Алар 400гә якын ылыслы һәм яфраклы агачлар үсентесе утырттылар.

Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышы башлануның  80 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Телләр төрле, Җиңү бер” дигән листовкалар һәм плакатлар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Казанда бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган акция узды. Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе вәкилләре М.Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чарада парламент башлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


7
май, 2021 ел
җомга

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеорежимда республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

6 майда КФУның Мәрмәр залында Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры Александр Коновалов белән хушлашу чарасы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте,  республика парламенты депутатлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Җиңү көне алдыннан парламентарийлар ветераннар янына барды, “Җиңү диктанты” бөтенроссия акциясенә кушылды, каберләрне тәртипкә китерделәр. Моннан тыш, депутатлар бу атнада гражданнарны кабул итте һәм район советлары сессияләрендә катнашты.


1
май, 2021 ел
шимбә

30 апрельдә ТР дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин баскетбол буенча Евролига президенты Жорди Бертомеу әфәнде белән очрашты. Алар Казанның Баскет-холл залында Европа Кубогының финал уены вакытында күрештеләр.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2021» кысаларында узган балалар рәсемнәре, инша һәм эсселарның республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International