Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыенының (Ил Тумэн) Фән, мәгариф, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары эшләре комитеты рәисе Феодосия Габышева белән очрашты. Комитет җитәкчесе Татарстанда урта белем бирү системасының үсеш дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.
Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында телгә алынган социаль инициативаларны гамәлгә ашыруда катнашырга әзер. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Бүген Арча районының Яңасала авылында татар әдәбияты классигы, СССР Дәүләт премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширов истәлегенә мемориаль экспозиция ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин һәм район башлыгы Илшат Нуриев катнаштылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына кертелде, дип хәбәр ителә Мәскәү Кремле сайтында.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе вазфасында Анатолий Фоминны алыштырды. Бу оешма җитәкчесе бүген ТР Дәүләт Советында алтынчы чакырылыш республика Иҗтимагый палатасының беренче утырышында сайланды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булып Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тыңлауда катнашты. Әлеге мөһим сәяси чарага ул РФ Закон чыгаручылары Президиумы әгъзасы һәм РФ Президенты каршындагы Җирле үзидарәләрне үстерү буенча Совет әгъзасы буларак чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген, Россия Матбугаты көне уңаеннан, ТР Милли музеенда республика, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашты. Парламент башлыгы каләм әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте, башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Әлеге очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты.
Хөрмәтле журналистлар, газета-журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Өч гасырлык тарихында прокуратура органнары ведомство үсешендә зур алга китеш ясады һәм тәртипне контрольдә тотуда гаять зур тәҗрибә туплады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында шул хакта хәбәр итте.
“Украина халыкара һава юллары” пассажир самолеты Тәһран янында юлыккан фаҗига белән бәйле рәвештә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында Кайгы уртаклашу китабы ачылды. Бүген Дәүләт Советы депутатлары Генконсуллыкка барып кайгы уртаклашты.