28 декабрь Казахстанда ил күләмендә матәм көне дип игълан ителде. Кичә Алма-Аты шәһәреннән Нур-Солтанга юнәлүче самолет авариясе аркасында 12 кеше үлгән. Әлеге фаҗига уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламентының Сенат Рәисе Дарига Назарбаевага, Мәҗлес Рәисе Нурлан Нигъмәтуллинга һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалинга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Дәүләт Советы депутатлары округларда эшләрен дәвам итәләр. Бу атнада парламентчылар Алабугада өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, Норлат балалар йортында булдылар, күпфункцияле үзәк ачылышында һәм "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнаштылар
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларына Россия Кубогында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммалары юллады.
Бүген Мәскәүдә легендар армия генералы, Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев белән хушлашу һәм мәрхүмне соңгы юлга озату булды. Бөек Ватан сугышын үткәннән соң тагын алты хәрби низагта катнашкан Россиянең иң өлкән генералының йөрәге 97 нче яшендә тибүдән туктады. Мәрхүм белән хушлашуда Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу, Россия Кораллы көчләренең генераль штабы начальнигы армия генералы Валерий Герасимов, башка рәсми кешеләр катнашты. Татарстаннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә башкалага килгән делегация дә беренче татар генералы белән хушлашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә парламентның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Бүген ТР Дәүләт Советында гражданнарның митинг, җыелышлар, тантаналы йөреш, пикетлар уздыруга хокукларына кагылышлы закон проекты кабул ителде. Аның нигезендә дәүләт учреждениеләренә керү юлыннан 50 метр радиус ераклыгындагы урыннарда митинглар үткәрүне тыю гамәлдән чыгарыла.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышында парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында 2019 елга нәтиҗә ясады. Ул яңа чакырылыштагы комитет рәисләре, урынбасарлары, депутатларның парламент эшчәнлегенә актив кушылганын билгеләп узды.
Татарстанда балигъ булмаган үсмерләргә снюс һәм вейплар (электрон никотин) сату тыелачак. Дәүләт Советы утырышында депутатлар шул хакта закон проектын кабул итте.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы алтынчы утырышында «Казан шәһәренең урман-парк яшел поясын булдыру турында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
Татарстан Дәүләт Советы тәмәкесез снюсларны балигъ булмаган үсмерләргә сатуны тыю турында Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юллаячак. Бу хакта бүген парламентның алтынчы утырышында фикер алыштылар.