Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе үзенең 2020 елга эш планнарына багышланган матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән Дәүләт Советы депутатлары Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров очрашты.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.  


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Мәскәүдә эш сәфәрендә. Бүген ул  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Бөек җиңү: мирас һәм варислар" дип аталган VIII Раштуа парламент очрашуларында катнаша. Чара РФ Федерация Советында уза.


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы белән очрашты. Чарада Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасына тукталды. Анда Илбашының эчке сәясәт мәсьәләләренә һәм социаль өлкәгә басым ясаганын билгеләп узды.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XX съезды булды. Чарада Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты, РФ ФС Дәүләт думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары  Владимир Плотников катнашты.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниега Юлламасында яңгыраган социаль тәкъдимнәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларга үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк", – дип белдерде  бүген Бюджет, салымнар һәм  финанслар комитеты рәисе  Леонид Якунин комитет каршындагы Экспертлар советы утырышында.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Фәрит Мөхәммәтшин  2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия регионнары закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында ММЧ тарафыннан иң искә алына торган  лидерлар өчлегенә керде.Тикшеренүләрне «Медиалогия» экспертлар компаниясе үткәрде.

Бүген Мәскәүдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ул әлеге эшче төркемгә РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә кертелде, бу чарада берничә тәкъдим белән чыгыш ясады. 


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елда Татарстан халкы 2019 елда табиб рецепты буенча сатып алынган дарулар өчен салым чигерүе акчасын кайтара ала. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2020» раллиенда җиңүе белән котлады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International