Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Республиканың муниципаль районнары башлыклары киңәшмәгә видеоэлемтә аша кушылды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның Казан сәфәренә багышланган скульптур композицияне ачу тантанасында катнашты. Һәйкәл Мәскәү урамындагы Карл Фукс йорты янында урнаштырылган. Шагыйрь 1833 елда Казан төбәгенә бердәнбер сәфәре вакытында Фукс йортында булып киткән.
Белеп дәвалау, профессиональ медиклар, ә тагын җыр- биюләр һәм яхшы кәеф – болар барысы бергә Казандагы хәрби госпиталь пациентларына тизрәк терелергә ярдәм итә. Сугышчылар өчен оештырылган концертта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булды. Парламент башлыгы махсус операциядә катнашучылар белән аралашты һәм аларның тизрәк савыгуларын теләде.
Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә, аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары янына баралар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Бүген КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде, аның кысаларында белгечләр республика халкын беренче ярдәм күрсәтергә, җәрәхәтләр, яраланулар һәм бәхетсезлек очракларында үзара ярдәмләшү күнекмәләренә өйрәтәчәк.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәрендә булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 11 нче спорт мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралашты, шулай ук Яр Чаллы шәһәре активы белән очрашты.
Бүген Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булды. Очрашу "Бердәм Россия" партиясенең «Үзебезнекеләрне кайгырту» республика проекты кысаларында узды.
Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә. Аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашалар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Проект «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Дүшәмбе, яңа уку елының беренче көнендә, Дәүләт Советы депутатлары үз сайлау округларындагы мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда катнашты, укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлап укуларында уңышлар теләделәр.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм республика парламенты депутаты, «Спасение» иминият медицина җәмгыяте директорлар советы рәисе Геннадий Глушков республиканың Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очраштылар. Очрашулар «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсенең «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе кысаларында узды. Парламентарийлар хәрбиләрнең якыннары белән аралаштылар, аларның сораулар һәм теләкләр тыңладылар.