Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
28
август, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппарат хезмәткәрләре Курск өлкәсендә зыян күргән тыныч халыкка ярдәм итү өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.

«Парламент-2030» ХIV Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс парламент мәдәниятен, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрүгә һәм лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус операциядә катнашкан  Республика балалар клиник хастаханәсенең яңак-йөз хирургиясе бүлеге табибы Нияз Әхмәдуллин белән очрашты.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә БРИКС илләренең VI Халыкара форумы ачылды, аның кысаларында башкалаларның һәм эре агломерацияләрнең парламент дипломатиясе үсешенә багышланган сессия узды. Республика җитәкчелеге исеменнән сессиядә катнашучыларны һәм кунакларны видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Татарстанда ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе дәвам итә, анда бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты. ТР Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкаланың Марат Садыйков  исемендәге 7нче клиник хастаханәсе базасында урнашкан перинаталь үзәктә булды.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Мәгариф һәм фәнни оешмаларның "Минем закон чыгару тәкъдиме" Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Конкурс ел саен РФ субъектларының закон чыгару һәм башкарма органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә уза. Конкурска документлар кабул итү 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, гаризанышулай ук  оештыру комитетының рәсми сайтларына җибәрергә була. integraciya.org һәм nauka21.com.


23
август, 2024 ел
җомга

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛНР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән җыелган чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Фураларны Казандагы «Бәхетле " складыннан озаттылар. Волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова аралашты.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге  дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, белем бирү учреждениеләре тирәләрендә юл хәрәкәте иминлегенең тәэмин ителү-ителмәвен тикшерде, шулай ук республиканың шәһәр-районнарында укытучыларның август киңәшмәләрендә катнаштылар.


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан халкын экология проблемалары, аерым алганда, су ресурсларын, һаваны һәм урман массивларын пычрату мәсьәләләре аеруча борчый. «Татарстан –казанышлар республикасы» матбугат туры вакытында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев белдерде. Ул шулай ук профильле комитет депутатларына нигездә нинди мөрәҗәгатьләр килүе турында сөйләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International