Бүген Дәүләт Советында «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» дигән семинар узды. Анда республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлары вәкилләре – Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында укучылар катнашты. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм моннан өч дистә ел элек Россия Президенты Указы белән билгеләнде һәм ул Ватаныбызның яңа тарихындагы үзенчәлекле вакыйгаларга турыдан-туры бәйле.
Казанда ата-аналарның 98 проценттантан артыгы белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын уңай бәяли. Бу хакта Дәүләт Советы депутаты, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина «Татарстан - казанышлар Республикасы» матбугат конференциясендә журналистларга хәбәр итте.
Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары Александр Сидякин уздырган киңәшмәдә катнашты. Утырыш видеоэлемтә аша үтте, анда партиянең агымдагы эшчәнлеге, партпроектларны гамәлгә ашыру һәм төбәкләрдә сайлау кампаниясе мәсьәләләре каралды.
17 августта Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән әстерханлыларны бу истәлекле вакыйга белән Дәүләт Советы депутаты, закон текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре котлады.
Бүген Югары Ослан районының «Зөя таулары» комплексында халыкара тарихи техника фестивале старт бирелде. Анда 300гә якын элеккеге автомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителде. Чара ел саен республикадагы «Авторетроклуб-21» иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән оештырыла. Катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре белән танышты. Алар ял лагерьларында булды, республика районнарында социаль объектлар ачуда катнашты, өлкән буын вәкилләре белән күреште.
Бүген парламентның кече залында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына нәтиҗә ясадылар һәм 2023 елда массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырткан журналистларны бүләкләделәр. Чарада Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татарстанның муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе башлыгының территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары хакында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, фондның Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җавап бирде.
Бүген иҗтимагый ярдәм штабында Татарстан Республикасында мәгариф системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда Дәүләт Советы депутатлары һәм тармак министрлыгы, төрле ведомство вәкилләре катнашты. Утырышны "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева алып барды.