Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы 2025 елның 17 октябрендә сәгать унда С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Ундүртенче утырышның көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасын игълан итү.


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Россиядә беренче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты уза. 8 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр илебезнең һәр кешесе анда катнаша һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге белемнәрен тикшерә ала. Чараны «Бердәм Россия» партиясе оештыра. Диктант авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган. Чараны ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты.

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче «Галактика» лицеенда «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакытлар дәваланучы балалар өчен белем бирү – тәрбия процессын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта депутатлар берләшмәсенең быелгы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга эш планы турында фикер алыштылар. Эшлекле иртәнге аш форматында узган утырышны «Мәрхәмәт-Милосердие»  хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева алып барды. Утырышта шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Роза Гайнетдинова, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Донецк Халык Республикасына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар конвойны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, шулай ук Минзәлә районы башкарма комитеты вәкилләре озатып йөрде.

Бүген Мәскәүдә Федерация Советының Аграр – азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында Татарстанның берьюлы ике ведомствосыннан – Биологик ресурслар комитеты һәм Ветеринария идарәсеннән килгән тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар.

2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга карауга тапшырылачак, һәм парламентта алдагы өч еллык чорга республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу башланачак.

Казанда һәм Яр Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге яки акчалата түләү алу мөмкинлеге бирелде. ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов бүген журналистларга  шулай дип белдерде.


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый ярдәм штабында онкология авыруларына ярдәм итү буенча республика форумы узды. Чара «Бердәм» гражданлык инициативаларын берләштерү үзәге тарафыннан «Химия булды, ләкин без аерылыштык» проекты белән хезмәттәшлектә оештырылды. Форум медицина экспертларын, иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары вәкилләрен, шулай ук онкопациентларны җыйды.  Форум эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашты.


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съезды узды. Съезд эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Съездның модераторы ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин булды.

Гавами хакимият органнары, шул исәптән ил төбәкләре парламентлары, бердәм бәйләнештә эшләргә тиеш, бу хәзерге катлаулы чорда бигрәк тә мөһим. Шуңа бәйле рәвештә парламентара элемтәләрнең әһәмияте сизелерлек арта. Бу хакта бүген Казан Ратушасында IV Казан халыкара юридик форумы кысаларында узган «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» секциясендә катнашучыларның күбесе сөйләде.

Тэги: юридик форум

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International