Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә ачылды.
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә танылган татар драматургы Илгиз Зәйниев пьесасы буенча режиссер Айдар Җаббаров куелышында "Ситса туй" спектакленең премьерасы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатыны спектакльнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
Дәүләт Советы депутатлары округларда актив эшләүләрен дәвам итәләр. Парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципалитетларында мәгариф хезмәткәрләренең август конференцияләрендә катнаштылар, шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында мәктәп рюкзаклары тапшырдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда "Бердәм Россия көне" партия проекты кысаларында уздырылган чараларда катнашты, шулай ук Кама аръягы районнарының җирле бүлекчәләре активы белән очрашты.
Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган күргәзмә ачылды.
Кадерле татарстанлылар! Сезне 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.
Бүген Казанда көн дәвамында мәгариф мәсьәләләре буенча, аерым алганда, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында «Хатын-кызлар игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә җавап бирделәр.
Казанда танылган тел белгече, ТР Фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев белән хушлаштылар. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев кебек шәхесне югалту татар дөньясы өчен зур кайгы булуын әйтте.
Бүген «Зөя калкулыклары» («Свияжские холмы») тау чаңгысы комплексында традицион тарихи техника фестивале ачылды, чара ел саен «Авторетроклуб-21»республика иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә. Быел фестиваль инде уналтынчы тапкыр үткәрелә. Автоһәүәскәрләрне Татарстан парламенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.