Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары Камерун делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Дәүләт Советының Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка мөрәҗәгать проекты турында фикер алыштылар, 2022 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында чыгыш тыңладылар, шулай ук мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфасына сайлау өчен кандидатларны карадылар, шулай ук берничә федераль закон проектын тикшерделәр. Моннан тыш, парламентарийларга профильле комитет әгъзасы Алсу Тарханованың депутатлык эшчәнлеге турында хисап бирелде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатлары округларда актив эшләүләрен дәвам итәләр. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында мәктәп портфельләре тапшырдылар, татарстанлыларны Республика көне һәм Белем көне белән котладылар.

Бүген Казан шәһәренең Киров районы Салават күпере торак комплексында 182 нче политехник лицейның яңа корпусы үз ишекләрен ачты. Белем көненә һәм мәгариф үзәген ачуга багышланган бәйрәмдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары җирләү урыннарында булдылар һәм төрле елларда дәүләт вазыйфаларында эшләгән күренекле сәяси эшлеклеләрнең, шул исәптән ТАССР Югары Советы Президиумы һәм Дәүләт Советы рәисләрен искә алдылар. Хәтер чарасы Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелде.


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1983-1986 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булган Әнвәр Баһаветдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук Әнвәр Баһаветдиновның туганнары катнашты.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә «XIX гасырның икенче яртысында – XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи – этнографик проектының презентациясе булды. Күргәзмәне ачу һәм проектны тәкъдир итү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалында булдылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International