Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.


29
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә «XIX гасырның икенче яртысында – XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи – этнографик проектының презентациясе булды. Күргәзмәне ачу һәм проектны тәкъдир итү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалында булдылар.

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә ачылды.


25
август, 2023 ел
җомга

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә танылган татар драматургы Илгиз Зәйниев пьесасы буенча режиссер Айдар Җаббаров куелышында "Ситса туй" спектакленең премьерасы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатыны спектакльнең  хөрмәтле кунаклары булдылар.

Дәүләт Советы депутатлары округларда актив эшләүләрен дәвам итәләр. Парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципалитетларында мәгариф хезмәткәрләренең август конференцияләрендә катнаштылар, шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында мәктәп рюкзаклары  тапшырдылар.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда "Бердәм Россия көне" партия проекты кысаларында уздырылган чараларда катнашты, шулай ук Кама аръягы районнарының җирле бүлекчәләре активы белән очрашты.  


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган күргәзмә ачылды.

Кадерле татарстанлылар! Сезне 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International