Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә мәсьәләне карады һәм республика бюджет акчаларыннан урта һөнәри белем системасын үстерүгә һәм халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга аудит нәтиҗәләрен тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында булды, анда укучылар, педагоглар һәм балаларны һөнәргә өйрәтүче осталар белән очрашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь галимнәрне һәм республиканың дәүләт стипендияләре лауреатлары булган югары уку йортлары студентларын хөрмәтләү тантанасында катнашты. "Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме" республика бәйгесенә һәм студентлар һәм курсантларга, аспирантларга, дәүләт һәм шәхси уку йортларының адъюнтларына махсус дәүләт стипендиясен билгеләүгә багышланган чара республиканың Милли китапханәсендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы контракты тәмамланганнан соң махсус хәрби операция зонасыннан кайткан Дәүләт Советы депутаты, Россиянең Сугышчан сәнгать союзы филиалы вице-президенты Эдуард Шәрәфиев белән очрашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Атна дәвамында парламентарийлар республика муниципаль районнарында гражданнар җыеннарында булдылар, анда яшәүчеләр белән бергә җирлекләрнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, “Без - Россия гражданнары” темасына парламент дәресләрендә катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкә депутатлар Советы Рәисе Наталья Якубицкая җитәкчелегендә Казанга килгән делегация белән очрашты. Очрашуда Минск өлкә Советы депутатлары Татьяна Ярота һәм Виктор Чеботарь, Стародорожский район Советы рәисе Дмитрий Давыдов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент комитетлары рәисләре Альберт Хәбибулин, Азат Хамаев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казанга эш сәфәре белән Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая җитәкчелегендәге делегация килде.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Ринат Гайзатуллин һәм Римма Ратникова Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында булдылар, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бөтен депутатлар корпусы исеменнән күп санлы корбаннарга китергән куркыныч җир тетрәү уңаеннан кайгы уртаклашу китабында язма калдырдылар.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне – төрле милләттә һәм диндә булган кешеләрне Татарстанның күпгасырлык тарихын ихтирам итүдә, республиканың бүгенге казанышларын саклауга һәм арттыруга уртак омтылышта берләштерә торган бәйрәм белән котлыйм.
Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Атна дәвамында парламентарийлар авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, 1 февральдә республиканың барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә старт алган “Парламент дәресе”ндә катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.