Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар конкурентлыкка сәләтлелекне арттыруның хокукый һәм оештыру нигезләре турындагы контроль мәсьәләне карадылар. Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, комитет утырышында республиканың Экология кодексына һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Утырышны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев үткәрде.
Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында Россия һәм Татарстан профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән профсоюз активын, кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында бөтен республикадан 167 мең бала ял иткән 2025 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды. Моннан тыш, депутатлар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы һәм «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар мәктәпкәчә, мәктәптә һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслаучы, шулай ук фән һәм фәнни эшчәнлек, мәдәният һәм физик культура һәм спорт турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын карадылар.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының «Казаноргсинтез» предприятиесе мәйданчыгында узган күчмә утырышында республика бюджеты һәм ММИ Территориаль фонды үтәлеше турында сүз барды. Парламентарийлар шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турындагы һәм түләүсез рәвештә мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын карадылар.
Бүген КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт системасында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен карадылар, шулай ук муниципаль хезмәт турында республика кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар территорияләрне комплекслы үстерү, шул исәптән социаль инфраструктура мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта торак-коммуналь хуҗалык һәм юл эшчәнлеге өлкәсендә республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәргән утырышта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Гүзәл Хәбетдинова республиканың Әлмәт районы Әлмәт шәһәре башлыгы итеп сайланды. Бүген бишенче чакырылыш Әлмәт шәһәр Советының беренче утырышында шундый карар кабул ителде. Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын депутатлар каравына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кертте. 2024 елның ноябреннән Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарды.
Бүген Яшел Үзән шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән муниципаль районы депутатлар советының беренче сессиясе узды. Муниципаль депутатлар Михаил Афанасьевны Яшел Үзән районы башлыгы итеп яңа срокка сайладылар. Сессия эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.