Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышы 21 апрельдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Казан IT-паркында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы мәгълүматны саклау буенча Координация советы утырышы узды. Утырышта катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының берләштерелгән утырышы булды, анда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елгы эшчәнлеге турында хисап һәм ТР Президентының мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисап тыңланды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының бүгенге утырышында депутатлар республика хөкүмәте хисабын тыңладылар һәм санкцион чикләүләр шартларында дәүләт сатып алулары системасын камилләштерү юллары турында фикер алыштылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Казан дәүләт медицина университетының беренче курс студентлары Дәүләт Советында экскурсиядә булдылар. Гомуми белем бирү мәктәпләре һәм югары уку йортлары студентлары өчен мондый чаралар үткәрү парламент депутатларының яшь сайлаучылар белән аралашуында традицион форма булып тора. Әмма коронавируска бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында мондый очрашулар туктатылган иде.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2021 елдагы эше турындагы хисаплар каралды.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында 2021 елда башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында хисап каралды. Шулай итеп, Дәүләт Советында Хөкүмәтнең елга эшенә йомгаклар ясала торган төп документ буенча киң фикер алышу дәвам итә.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды. Парламентарийлар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тыңладылар, берничә закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы Экология кодексына һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары, шулай ук кайбер федераль закон проектлары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, комитет әгъзалары Татарстан Президенты тәкъдим иткән башкарма хакимият органнарының 2021 елда эшчәнлеге турында хисапны карадылар.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бүгенге утырышында депутатлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, контроль мәсьәләләрне һәм кайбер закон проектларын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты