Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы депутатлары Россия Президенты Владимир Путинның Украинаны демилитаризацияләүгә һәм денацификацияләүгә, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлләрен хуплады. Бүген парламент утырышында илнең лидерына тиешле Мөрәҗәгать кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышы ачылды.  

Соңгы сайлау кампанияләре барышында Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында гражданнар җыеннарында кергән наказларны үтәү мәсьәләләре турында бүген Дәүләт Советының утыз беренче утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе һәм «Татарстан - яңа гасыр»  депутат төркеменең уртак утырышында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның утыз беренче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карады һәм якын киләчәккә берләшмәнең эш планнары турында фикер алышты. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда «Авторетроклуб-21» тарихи техниканы яратучылар клубы идарәсе утырышы узды, анда ретро автомобильләрне Җиңү Парадында катнашуга әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Идарә утырышын Дәүләт Советы Рәисе, “Авторетроклуб-21” президенты Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстан Республикасы Жогорку Кеңешинең (Парламент) Бюджет, икътисад һәм салым сәясәте комитеты рәисе Данияр Толонов белән очрашты, ул Казанга халыкара энергетика форумында катнашу өчен килгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россия–Кыргызстан хезмәттәшлеге кысаларында киләчәктә парламентара багланышлар үсешенә ышаныч белдерде. Парламентарийлар шулай хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Татарстанлылар актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышы узды, анда бердәмроссиялеләр федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырышны төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International