Бүген Казанның «Баскет-холл» ында зурлар һәм яшүсмерләр арасында ММА катнаш көрәшләре буенча 2021 Европа чемпионаты һәм беренчелеге старт алды. Халыкара спорт турнирында катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Татарстанда XIV халыкара тарихи техника фестивале башланды. Аның мәйданчыгында 260 ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителгән. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе — «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
13 августта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "100% Татарстан" Халыкара онлайн-форум кысаларында республика Милли китапханәсендә узган "Тормыш - иң яхшы укытучы" пленар дискуссиясендә катнашты. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары». Форум Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыган.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Россия волейбол командаларының Токиода узган XXXII Җәйге Олимпия уеннарындагы уңышлары уңаеннан Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчеләренә котлау телеграммасы юллады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсенең ачылу тантанасында катнашты. Кунаклар арасында Россия Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет рәисе Елена Ямпольская да бар иде. Парламент башлыгы Алабуга һәр килүдә уңай үзгәрешләре белән сөендерә дип билгеләп үтте.
Узган атнада Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Николай Атласов республиканың кайбер муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә булды, анда гражданнарны кабул итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин республиканың коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты. Очрашу партиянең «Халык программасы»на кертү өчен инициативалар һәм тәкъдимнәр турында фикер алышу буенча стратегик сессия кысаларында узды. Катнашучыларның бер өлеше онлайн дискуссиясенә кушылды.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, профиль комитетлары рәисләре һәм республика парламенты депутатлары катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский адресына котлау телеграммасы юллады.
Казанда, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты базасында «Россиянең кулланучылар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе: кластер кооперациясенең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды, анда Россиянең 30 төбәгеннән кооператив хәрәкәте вәкилләре катнашты. Форумда дискуссиягә онлайн форматта да кушылырга мөмкин иде.