Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
5
март, 2021 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент Аппаратының иң өлкән хезмәткәре Ришат Хафизовны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. ТР Президенты Указы нигезендә, бүләк Татарстан Республикасы дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен тапшырыла.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе яшьләрне идеологик тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре, тарихи мирасны саклау һәм дәүләт хакимияте абруен ныгыту турында матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Юрий Синельщиков, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Александр Комисаров һәм Артем Прокофьев катнашты.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә волейбол турында сөйләштеләр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республиканың волейбол федерациясе утырышы узды.

2-3 мартта Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев, Александр Тыгин, Лотфулла Шәфигуллин һәм Николай Атласов составындагы парламент делегациясе Мордовия Республикасында калдыкларны аерым җыюны оештыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Саранск шәһәрендә булды. Күрше республикага сәфәр барышында Татарстан парламентарийлары һәм профильле министрлык вәкилләре вакытлыча Мордовия башлыгы вазифаларын башкаручы Артем Здунов һәм республика Дәүләт Җыелышы Рәисе Владимир Чибиркин белән очрашты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары катнашында  киңәшмә узды. Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алга җибәрү буенча уздырырылган утырыш эшендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы, Казанда туып үскән Лидия Логинова белән очрашты. Парламент җитәкчесе аның илдә волейбол үсешенә керткән хезмәтен югары бәяләде һәм дәүләт бүләге - "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медален тапшырды.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Игелек технологияләре» социаль онлайн-форумы узды, анда бөтен республикадан килгән волонтерлар иң кызыклы тәҗрибәләр турында сөйләделәр. Форум эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Идел буе федераль округындагы хатын-кыз депутатлар социаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тырышачак. Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әнә шундый тәкъдим белән чыкты.


26
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында хатын-кыз депутатларның  "Мәрхәмәт- Милосердие" берләшмәсе утырышы узды, анда "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Сораулар буенча фикер алышуда Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары һәм муниципаль районнар советлары катнашты.

Республика мәктәпләрендә сәламәтлегенә бәйле рәвештә төрле медицина төркемнәренә караган балалар өчен физкультура белән шөгыльләнүне оештыру мәсьәләләре турында бүген "түгәрәк өстәл" утырышында фикер алыштылар, аның инициаторы булып Социаль сәясәт комитеты әгъзалары һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова чыгыш ясады. Сөйләшүгә республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, фәнни һәм педагогик бергәлек, җәмәгать оешмалары вәкилләре, кайбер мәктәпләрнең физкультура укытучылары чакырылган иде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International