Республика мәктәпләрендә сәламәтлегенә бәйле рәвештә төрле медицина төркемнәренә караган балалар өчен физкультура белән шөгыльләнүне оештыру мәсьәләләре турында бүген "түгәрәк өстәл" утырышында фикер алыштылар, аның инициаторы булып Социаль сәясәт комитеты әгъзалары һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова чыгыш ясады. Сөйләшүгә республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, фәнни һәм педагогик бергәлек, җәмәгать оешмалары вәкилләре, кайбер мәктәпләрнең физкультура укытучылары чакырылган иде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Ютазы районында булды, анда ул 2020 ел нәтиҗәләре буенча район Советы утырышында катнашты. Парламент җитәкчесе сәфәр барышында берничә предприятиедә һәм социаль объектларда булды.
Бүген Дәүләт Советында “Татарстан Республикасында экологик, авыл һәм сәнәгать туризмын үстерү” дигән түгәрәк өстәл узды. Аны ТЯГ депутат төркеме һәм “Татарстан - яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте оештырды.
Бүген Дәүләт Советында “Кояшлы шәһәр” торак комплексы үрнәгендә территорияләрне комплекслы төзекләндерү турында” дигән темага “түгәрәк өстәл” форматында киңәшмә узды. Анда парламент депутатлары, кайбер министрлыклар һәм күзәтчелек ведомстволары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Лениногорскида булды, анда ул 2020 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты. Визит барышында парламент башлыгы капиталь ремонттан соң балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук орлык чистарту заводында булды.
25 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Теләче районында зональ очрашу үткәрде. Берничә район башлыклары, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашында уздырылган очрашуда ул татар телен саклауда район җитәкчеләренең игътибар үзәгендә мәгариф оешмалары булырга тиешлеген әйтте.
Ата-аналарга мәктәпләрдә туган телләрен өйрәтү тәҗрибәсен тарату, татарчага өйрәнү турында социаль реклама, баннерлар кирәклеге, татарча бәйгеләр уздыру… Шушы мәсьәләләр Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышында күтәрелде.
15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Бу атнада Дәүләт Советы, Татарстаннан сайланган РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар һәм экспертлар сыйфатында дәресләр үткәрүдә актив катнаштылар. Быел парламент дәресе республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Дәрес темасы: "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" .
Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында законның 3 һәм 83 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ капиталь ремонтка кертем түләүгә чыгымнарны компенсацияләүгә кагыла.
Бүген Дәүләт Советы утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында закон проектлары беренче укылышта кабул ителде. Ике документ та территорияләрне комплекслы үстерүне законнар белән җайга салуга кагыла һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Закон проектларына төзәтмәләр 1 мартка кадәр кабул ителә, шуннан соң документлар икенче укылышта каралачак.